top of page

                           Минем   педагогик осталыгым

                                                   Эссе 

     

                                                                 “Кешене тик хезмәт кенә күркәм итә,

                                                                       хезмәттән башка кеше үзенең

                                                                       кешелек дәрәҗәсен саклый алмый”.

                                                                                                           

                                                                                                             Л.Н.Толстой

          Укытучы хезмәте...Ул иң авыр, иң катлаулы, иң кирәкле, шул ук вакытта иң гүзәл һөнәрләрнең берсе.

      Укытучы һөнәре –барлык һөнәрләрнең анасы. Шуңа күрә бу һөнәрне сайлаган кеше гаҗәеп дәрәҗәдә тәрбияле, гыйлемле булырга тиеш. Чөнки ул баланы белеме белән генә түгел, килеш-килбәте, холык-фигыле, сөйләм әдәбе, якты йөзе, күңел пакьлеге белән дә тәрбияли.

       Әйе,  мин дә - укытучы... Уйларыма чумам... Ни өчен соң әле мин нәкъ менә укытучы һөнәрен сайладым?

     Безнең гаиләдә укытучылар юк. Әнием – сыер савучы, әтием – гади механизатор булып эшләделәр.Әмма  кечкенә чактан ук мине әлеге мактаулы хезмәт кызыксындырды. Үземнән кечерәк балаларны укытырга, сеңелләремә дә дәрес бирергә яраттым. Мәктәптә укыганда да башлангыч сыйныф укучыларын бәйрәмнәргә әзерләргә, алар белән уеннар оештырырга туры килә иде. Әнә шул балачак хыяллары, мәктәпне  тәмамлаганнан соң, мине Кушнаренко педагогия колледжының  татар филологиясе факультетына укырга китерде. Аннан соң  Мифтахетдин Акмулла исемендәге Башкорт Дәүләт педагогия университетының татар теле һәм әдәбият  факультетын тәмамладым. Уку еллары күз ачып йомганчы узып киттеләр. Ниһаять, кулымда – көтеп алынган диплом. Мин балалар укытачакмын!..

       Мәктәп бусагасын беренче кат атлап эшкә килгәндә, чит кеше балаларының ап-ак кәгазьдәй күңеленә җир йөзендә булган иң-иң яхшы сыйфатларны гына салырга тиешлегемне тулысы белән аңлап та бетермәгәнмендер әле мин. Үзем башкарган эшнең никадәр җаваплылык таләп итүен елдан ел төшенә барам һәм хәйран калам...

     Мин көн саен сыйныфка керәм. Минем алда – күзләр, күзләр... Алар төрлечә карый: кызыксынып, куркып, битараф... Һәркайсында – үзенчәлекле дөнья чагылышы. Мин шушы дөньяларны сак кына ачарга, аларга үсәргә, яхшы якка үзгәрергә ярдәм итәргә тиеш.

    Без катлаулы чорда яшибез. Соңгы вакытта телебез икенче планга куелды кебек.Бу мәсьәлә, әлбәттә, мине бик борчый. Халкыбызның бай мәдәни мирасын саклап калу, баету, аны киләчәк буынга тапшыруны үземнең бурычым дип саныйм.Татар теле укытучысының һәр дәресе телебезгә мәхәббәт тудырырлык, әхлакый кыйммәтләребезне ачарлык дәрес булырга тиеш дип уйлыйм.  Әсәрләрдән телебезнең байлыгы, матурлыгы, зәвыклылыгы күренә торган өзекләр укыйм. Шунысы сөенечле: Иске Бәшир мәктәбендә икенче ел укытуга гына карамастан, матур әдәбиятыбызга тартылучы, аны  сөюче укучыларым арта бара.

  Үзенә-үзе ышанган, җәмгыять фикереннән азат кеше генә  югары биеклекләрне ала. “Һөнәремне дөрес сайладыммы икән?” дигән шик туганы юк.  Димәк, мин дөрес юлда. Һәр көн шундый җаваплы, игелекле, саваплы һөнәр иясе булуым белән горурланып, иртән мәктәбемә ашыгам.

      Мин бәхетле укытучы, чөнки тормышта үземнең урынымны дөрес билгеләп, үземнең яраткан хезмәтемнҽ - яшь буынны тәрбияләүгә багышладым. Минем өчен укытучы - һөнәр генә, җәмгыятьтәге урын, мавыккан эш кенә түгел, минем өчен укытучы - бөтен тормышымның мәгънәсе. Мин укытучы булып эшләмим, укытучы булып яшим. Укытучы булу миңа бик ошый. Минемчә, балалар белән эшләү – зур бәхет ул.Алар гына риясыз ярата, шул яратулары белән укытучыга канат куя,

илһамландыра, ышаныч тудыра ала. Мин укучыларым белән oчрашуны түземсезлек белән көтеп алам, алар белән аралашу өчен тиешле сүзләр сайлыйм.

    Әгәр дә: “Хезмәт юлын яңадан сайлау мөмкинлеге туса, кем булыр идең?”- дип сорасалар, җавабым бер генә: “Бары тик – укытучы!” Һәм бу исемне мин соңгы сулышыма кадәр аклармын!    

bottom of page